ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонаның административ-эшлекле үзәгендә махсус икътисади зонаның Күзәтчелек советы утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин, “Алабуга” МИЗ җитештерү мәйданчыклары” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Россия Федерациясе һәм Татарстан министрлыклары вәкилләре, “Алабуга” МИЗ резидентлары җитәкчеләре һәм потенциаль инвесторлар вәкилләре катнашты.
Бүген “Ак Барс” холдингы педприятиеләре төркеменә керә торган А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында ике әһәмиятле вакыйга – “Яшел Үзән” кече ракета корабле корпусына нигез салу һәм металлны плазма белән кисә торган портал җайламасын эшләтеп җибәрү булды.
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда ел саен уздырыла торган ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң нәтиҗәле идарә республика конкурсы җиңүчеләренә “Fiat Albea” автомобильләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүген Казан үзәгендә Республика һәм шәһәр көне алдыннан Татарстан халыклары дуслыгы йортының яңа техник мөмкинлекләр белән баетылган яңа бинасы ачылды. Аның ТР халыклары ассамблеясенә 20 ел тулган көннәрдә үз ишекләрен ачуы зур әһәмияткә ия. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми затлар, милли-мәдәни мөхтәриятләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген, 2013 елда булачак Дөньякүләм Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанның Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы чатында 2 катлы транспорт юлы чишелешенең тантаналы ачылышы булды.

28
август, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга сәфәре кысаларында Болгарда булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
Борынгы Болгар – Татарстанның гына тарихи һәм рухи үзәге түгел, ул бөтен илдә ислам вәкилләре һәм мөселманнар өмрәсе өчен аерым мәгънәгә ия. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путин Татарстанның дин эшлеклеләре алдында ясаган чыгышында белдерде.
Бүген Татарстанга Россия Президенты Владимир Путин килде. Казан аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International