ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитететы әгъза-дәүләтләренең рәсми вәкилләре - 2012 елда 24 июннән 6 июльгә кадәр Санкт-Петербургта үткән Комитетның 36 нчы сессиясе катнашучылары килде.

6
июль, 2012 ел
җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы берләшмәләрен югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә стимуллаштыру турындагы идеясен хуплады. Бу мәсьәлә бигрәк тә Россиянең Бөтендөня сәүдә оешмасына кергәндә, үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен көндәшлелеккә ия итү буларак бигрәк тә актуаль. Бу проблема бүген Актаныш муниципаль районында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәсе кысаларында оештырылган агросәнгать күргәзмәсен караганда кузгатылды.
Бүген Казанда Шәһәрләрнең Евразия форумы ачылды. Әлеге халыкара чараны - Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Евразия бүлеге белән Казан шәһәре мэриясе оештырган.

5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының мәдәният һәм туристлык министры Эртугрулом Гюнай белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетының “Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә идарә итү системасын камилләштерү турындагы” киңәшмә үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстанда “Смарт-Сити Казан” иярчен-шәһәр проекты гамәлгә ашырылачак. Ул “Казан” халыкара аэропорты янәшәсендә 350 гектар мәйданда урнашачак. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Малайзия консорциумы (AMANAH Capital Group, Straits Consulting Engineers компаниясе), Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эре конгломераты (TECOM Investments компаниясе) һәм Siemens компаниясе вәкилләре белән очрашуы вакытында проектны гамәлгә ашыруның техник һәм финанс мәсьәләләре каралды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фонд җитәкчлегенең очрашуында Европа-Татарстан чиста технологияләр фонды катнашында Татарстанда тормышка ашырыла торган перспектив проектлар турында сөйләшенде. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, шулай ук компаниягә нигез салучы Йохен Вермут җитәкчлегендә “Wermuth Asset Management” компаниясе делегациясе катнашты.

4
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (“Роснано”) Дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында Россиянең Либераль-демократик партиясе фракциясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Искәндәр Мөфлихановның ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасыннан азат ителүе турында Указга кул куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International