ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2012 ел
чәршәмбе
Кайбер җинаять эшләрен һәм хәзерге вакытта Казанда эшләүче Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты комиссиясе хисабын тыңлау нәтиҗәләре буенча, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ТР буенча тикшерү идарәсе тикшерү органнарының берничә хезмәткәренә карата җитди чаралар күрде.
Болгарда “Саклаучы” сынын урнаштыру урыны үзгәртеләчәк. Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка “Мекран” мебель компаниясе продукциясе күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Экспозиция белән шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов танышты.

20
март, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Төбәк үсеше министры Виктор Басаргин белән очрашты.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташу чорына әзерлек эшләрен узган еллар тәҗрибәсен һәм быелгы гидрометеорологик шартларны истә тотып алып бара. Бу эштә иң заманча технологияләр җәлеп ителә. Алар ярдәмендә, мәсәлән, һәр торак пункт, урам, йорт, анда яшәүче өчен бу чорның ничек узачагын фаразларга ярдәм итүче җентекле карта эшләнә. Шушы һәм язгы ташу белән бәйле гаять җаваплы чорга әзерлек хакында бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.
Узган ел Татарстанда язгы ташу чоры тыныч шартларда узды, быел да шулай булыр дигән ышаныч бар. Моның өчен җаваплы хезмәтләрнең барысы да әлеге катлаулы чорга әзер булуын белдерә. Республика территориясендә язгы ташу чорын хәвеф-хәтәрсез үткәрү бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта күтәрелгән төп тема булды.

19
март, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Кайбыч муниципаль район Советы утырышында муниципалитетның яңа башлыгы расланды. Кайбыч районын 1998 елдан бирле җитәкләгән Җәүдәт Гаффаров урынына Альберт Рәхмәтуллин районның яңа башлыгы итеп сайланды.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы утырышы узды.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идал буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, төзелеш, проект оешмалары җитәкчеләре озатып йөрде. Агымдагы вәзгыять турында Президентка проектны гамәлгә ашыруда катнашучы «Нефтегазинжиниринг» ҖЧҖ, «Камгэсэнергострой» ААҖ, «Главнефтегазстройсервис» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» ААҖ подряд оешмалары җитәкчеләре бәян итте.

17
март, 2012 ел
шимбә
2012 елның 17 мартыннан 25 мартка кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кыска вакытлы ялда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International