ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яшел Үзәнгә эш сәфәре белән килде. Каланың “Серго исемендәге заводы” (POZIS) җитештерү берләшмәсендә (предприятие узган елның декабреннән “ПОЗиС” ААҖ дип атала) хезмәткәрләре өчен, эш сменасы алышыну вакытына туры китереп, митинг оештырылды һәм ул чарада Россия Федерациясе Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Минтимер Шәймиев халык алдына чыкты.
“Кама аръягы төбәге” агросәнәгать паркы төзелеше белән бәйле инвестиция проекты бүген Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицеенда булды. Аны Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм башкалар озатып йөрде.
Бу уку елында тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән имтиханны тестлар ярдәмендә тапшыра алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

27
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Милли медицина палатасы президенты Леонид Рошаль белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” хоккей командасының уенчылары һәм тренерлары белән очрашты. Республика башлыгы плей-офф матчлары алдыннан хоккейчыларга уңышлар теләде.
2011 ел нәтиҗәләре буенча “Ел хәйриячесе” исеменә Татарстандагы 37 муниципаль берәмлектән 189 номинант дәгъва иткән. Иң күп заявкалар Казан, Чаллы һәм Түбән Камадан алынган. Номинантлар узган ел социаль өлкәдәге проблемаларны чишү өчен 3 млрд сумга якын хәйрия ярдәме керткән. Конкурс комиссиясе шулар арасыннан 88 җиңүчене билгеләгән.

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2011” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Чарага шулай ук “Беренче канал”да озак еллардан бирле “Пока все дома” тапшыруын алып баручы Тимур Кизяков чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International