ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының профессор-укытучылар составы, аспирантлар һәм студентлар активы белән очрашты.
Бүген Мамадыш муниципаль район Советы депутатлары 2011 ел нәтиҗәләре һәм 2012 елга планнар хакында фикер алышты. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә алданган өлешчеләрнең йортларын төзү эшләрен тәмамлауга бәйле мәсьәләне контрольдә тотуны таләп итте һәм Россия Президентының әлеге мәсьәләне агымдагы ел ахырына кадәр хәл итү бурычын куюын искәртте.
Казанда 2011 елда тулаем төбәк продукты (ВТП) 380,0 млрд. сум тәшкил итте, бу элеккеге елдагыдан 4,2 процентка артык; үзебездә җитештерелгән 209,3 млрд. сум күләмендә товар төяп җибәрелде һәм 2010 елдагыдан 40,3 млрд. сумга күбрәк булды; сәнәгатьнең җитештерү индексы 103,8 процент булып, төп үсеш химия, машина төзелеше тармакларында, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлегендә күзәтелде.
Татарстанда 2012 елда сафка бастыру күздә тотылган 2,4 миллион квадрат метр торакның 347 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган инде. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры катнашында ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.

24
февраль, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы Дон-Урай авылында шәхси эшкуар Эльмира Габдриеваның ит юнәлешендәге гаилә фермасы белән танышты. Бүгенге көндә фермада 200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Илдар Халиков терлекләрне кышлатуга аерым игътибар юнәлтте, авылда шәхси эшкуарлыкны алып баруга бәйле проблемаларны кузгатты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш районның 2011 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2012 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Бүген Биектау районында РФ атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхәбетдинов призларына билбаулы көрәш буенча VIII Бөтенроссия турниры ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан духовный семинариясендә булды. Ул семинария ректоры, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий озатуында сәнгать сыйныфында булып, студентлар белән аралашты, аларның нинди материаллардан файдалануы белән кызыксынды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Биектау районына эш сәфәре кысаларында янгын-сүндерү химия станциясендә һәм Үзәк район хастаханәсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International