ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2012 ел
шимбә
2011 елда татарстанлылар электрон дәүләт хезмәтләреннән 10 миллион тапкыр файдаланган. Бүгенге көндә республика халкы ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 86 электрон хезмәттән һәм интерактив сервистан файдалана ала. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров тармакның йомгаклау коллегиясендә әнә шул хакта хәбәр итте.
2012 елда Татарстанда 2,5 миллион квадрат метрга якын торак сафка бастыру күздә тотыла. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый саннар китерде.

13
гыйнвар, 2012 ел
җомга
Бүген Түбән Новгородта Михаил Бабичны Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле вазифасында рәсми төстә тәкъдим итү тантанасы булды. Идел буе төбәкләре башлыклары, баш федераль инспекторлар, федераль башкарма хакимият органнарының төбәк вәкилләренә Михаил Бабичны РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов тәкъдим итте. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча Республика Фонды Халыкара Эксперт Советы Президиумы утырышы узды. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә узган утырышның көн кадагына ике мәсьәлә куелды: Болгар шәһәрлеген өйрәнү һәм музейлаштыру буенча 2012-2014 нче елларга каралган чаралар планына төп концептуаль карашлар һәм тәкъдимнәр мәсьәләсе буенча ТР Фәннәр Академиясе Мәрҗани исемендәге Тарих институты Милли археологик тикшеренүләр үзәге мөдире, Казан (Идел буе) федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Ситдыйков, КФУ фәнни эшчәнлек буенча проректоры, кафедра мөдире Данис Нургалиев чыгыш ясады. 2012 нче елда Болгар шәһәрлегендә өйрәнелгән археологик объектларны консервацияләү һәм музейлаштыру соравы буенча ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова хисап тотты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашында гражданнарга транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды.

12
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле турында акт теркәү идарәсендә бүген коллегия утырышы булып, анда узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре игълан ителде һәм 2012 елга бурычлар куелды.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Свияжски уртау-шәһәрендәге Ат утары биналары комплексын файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Юстиция министрлыгының коллегия утырышы, республика министрлык һәм ведомстволарының ел йомгакларына багышланган киңәшмәләренә старт бирде. 2011 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2012 нче елгы бурычларга багышланган коллегия утырышында ТР Президенты вазифаларын башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

11
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
Россиядә суыткычлар җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булган “ПОЗИС” ААҖ лидерлык позицияләрен тагын да ныгытырга омтылырга тиеш. Бүген предприятиедә булган ТР Президенты вазифаларын башкаручы-Премьер-министр Илдар Халиков шулай дип белдерде.

10
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлек дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиянең көчле төбәкләре исемлегенә керә. Бүген селектор киңәшмәсе барышында РФ Премьер-министры Владимир Путин шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында узган киңәшмә РФ төбәкләре башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләсенә багышланган иде. Анда ТР Президенты вазифаларын башкаручы- Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International