ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
Нидерландның икътисад министрлыгының тышкы икътисади мөнәсәбәтләр буенча генераль директор урынбасары Мартен ван ден Берг һәм Нидерланд Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рон Келлер җитәкчелегендәге эшлекле даирә делегациясе бу көннәрдә Татарстанда. Бүген мәртәбәле делегация вәкилләре белән Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу кысаларында ТР Хөкүмәте белән "ДСМ Көнчыгыш Ауропа" җәмгыяте арасында ниятләр беркетмәсе имзаланды.

4
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер министры Илдар Халиков “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә булып, предприятиенең бүгенгесе һәм киләчәге хакындагы фикерләре белән уртаклашты. Хөкүмәт башлыгын сәфәрдә Премьер-министр урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Шахмат федерациясенең идарә рәисе вазифаларын башкаручы Илья Левитовка телеграмма юллады. Ул анда шахмат буенча Россия җыелма командасын Ханты-Мансийскида узган Бөтендөнья шахмат Олимпиадасында уңышлы чыгыш ясавы белән котлый.
Бүген Геленджикта Россия-Украина төбәкара икътисади форумы уза. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Форумны үткәрү турындагы килешүгә Россия Президенты Дмитрий Медведевның 2010 елның язында Харьковта Украина Президенты Виктор Янукович белән очрашуы вакытында ирешелде. Алга таба форумны даими нигездә үткәрү күздә тотыла.

2
октябрь, 2010 ел
шимбә
Татарстанның сәнәгать предприятиеләре тимер юл буйлап йөк ташу мөмкинлеген активрак карарга тиеш. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Владимир Якунин белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Татарстанга эшлекле сәфәре барышында Түбән Камада төзелүче нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы һәм Алабуга” махсус икътисади зонасы белән танышкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия тимер юллары” ААҖ компаниясе президенты Владимир Якунин Алабуга районында урнашкан “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.

Визит башында алар “Соллерс” заводында булды. Кунаклар шулай ук “Фиат Дукато” автомобильләре күргәзмәсе белән танышты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, шул исәптән ТР Президенты каршындагы дәүләт торак программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак төзү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство, республика муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты.

1
октябрь, 2010 ел
җомга
Россия Федерациясе спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка “1980 елда Мәскәүдә узган XXII Олимпия уеннарының 30 еллыгы истәлегенә медален” һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы һәм “Роснано” дәүләт корпорациясе арасында Казанда “Идея” технопаркы базасында Нанотехнологияләр үзәге төзү проекты буенча оештыру документлары пакетына кул куелды. Татарстан Республикасы ягыннан оештыру документларына “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Идея” инновация-җитештерү технопаркы” ААҖ директоры Сергей Юшко һәм ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов, “Роснано” дәүләт корпорациясе ягыннан корпорациянең генераль директор урынбасары Андрей Свинаренко кул куйды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат технологияләренә багышланган доклад ясады. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы инновацион һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашырудагы күп санлы проектлар башында тора. Бүгенге көндә министрлык тормышка ашыра торган иң эре проектларның берсе булып Диспетчер үзәге санала. Проект кысаларында Үзәк медицина сурәтләре архивы булдырыла. Архив Татарстанның медицина өлкәсендәге санлы диагностика җиһазларын берләштерә. Бүгенге көндә архивка 82 медицина аппараты тоташтырыла, базада 80 меңнән артык сурәт саклана. Хәзерге вакытта Үзәк медицина сурәтләре архивына тоташкан сәламәтлек саклау учреждениеләре даими рәвештә видеоконсультацияләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International