ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2010 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төркмәнстанга китте. Ашхабадның Төркмәнбашы исемендәге Халыкара аэропортында Казан рейсын Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төркмәнстанның рәсми затлары каршы алды. Аэропорт бинасы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстанның дәүләт флаглары белән бизәлгән иде.

Шунда ук Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Рөстәм Миңнеханов арасында кыска сөйләшү булды. Төркмәнстан башлыгы Рөстәм Миңнехановны җылы сәламләде һәм аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына билгеләнүе белән котлады. Ул шулай ук Россия һәм Төркмәнстан, Татарстан һәм Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

31
июль, 2010 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына Татарстанда янгынга бәйле вәзгыятьне тәүлек әйләнәсе контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.

30
июль, 2010 ел
җомга
“Татарстанда торакны өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы ел ярым-ике елда хәл ителә ала”, - дип белдерде бүген журналистлар белән очрашу вакытында “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнар хокукларын яклау буенча Эшче төркеме рәисе Александр Хинштейн. “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча Эшче төркеменең Казанда узган күчмә утырышыннан соң.
Бүген Мәскәүдә Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россия студентлар спорт берлеге һәм Татарстан Республикасы арасында Россиядә FISU ның Халыкара белем бирү үзәген төзергә ниятләү турындагы меморандумга кул куелды.

29
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия 24 июль көнне кабул иткән карарга ярашлы рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе тарафыннан гадәттән тыш эссе чорда республика торак пунктларын янгын куркынычсызлыгы ягыннан тәэмин итүдә комплекслы чаралар оештырыла.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре әгъзалары - республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуга шулай ук сәнәгатьчеләр белән турыдан-туры эшләүче министрлык-ведомстволар җитәкчеләре чакырылган иде. Очрашу ассоциациянең яңартылган бинасында узды.

ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, “Казан вертолет заводы” ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев сүзне республика башлыгына һәрвакыт сәнәгатьчеләргә күрсәтелгән булышлык, аңлау, шушы бинаны сафка бастыруга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт җиткерүдән башлады. Башкаланың Ипподром урамында урнашкан һәм барлык мөмкинлекләр тудырылган бу бина, аның белдерүенчә, тагын да актив эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирә. Ул чит төбәкләр һәм илләрнең эш бирүчеләр ассоциацияләре белән очрашулар уздыру өчен дә бик уңайлы. Александр Лаврентьев хәбәр иткәнчә, сентябрь башларында биредә тәүге тапкыр Франциянең эш бирүчеләр ассоциациясе вәкилләрен кабул итәргә әзерләнәләр.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ТР Прокуратурасы вәкилләре катнашында “Татарстанда хезмәт хакын вакытында түләүгә бәйле вәзгыять турында” дигән мәсьәләгә багышланган тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү Республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

28
июль, 2010 ел
чәршәмбе
2010 елның 28нче июлендә чыгарылган Указ нигезендә ТР Президенты ТР икътисад министры итеп Мидхәт Шаһиәхмәтовны билгеләде. Министрлык коллективына министрны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте.

Марат Сафиуллин башка эшкә китү сәбәпле ТР икътисад министры вазифасыннан азат ителде.

27
июль, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Лениногорскига эшлекле визиты кысаларында Лениногорски балалар йортында булды. Республика башлыгы “Татнефть” ААҖ исеменнән балалар йорты директорына “Нефтьчеләр – Татарстан балаларына” шигаре астында «Fiat Ducato» микроавтобусы ачкычын тапшырды.

ТР Президенты визит кысаларында шулай ук балалар йотында тәрбияләнеп чыгучыларның яшь гаиләләренә - телевизорлар, ә биредә тәрбияләнүчеләргә 6 компьютер һәм хоккей, футбол, фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары бүләк итте.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта беренче яртыеллыкта “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре каралды һәм 2010 елның август бюджеты расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International