Татарстан Республикасыннан утыз ике спортчы Россия Федерациясе җыелма командасы составында Харбиндагы (Кытай) ХХIV нче кышкы Универсиадада катнашкан, шуларның 31е медаль белән кайткан. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев әйтте.
Россия җыелма командасы Харбиндагы кышкы Универсиададан барлыгы 51 медаль (18 алтын, 14 көмеш) алып кайткан. Универсиада 18 нче – 28 нче февраль көннәрендә узды.
Нефть химиясе комплексы Татарстан Республикасы икътисадының “үсеш ноктасы” булды һәм шулай булып кала да. Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды арасында 2008 елның 15 нче апрелендә төзелгән шартнамәнең өстәмә килешүенә кул куелды. Аның нигезендә республика, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен, Фондтан 4,71 млрд. сум алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Хьюлетт-Паккард” (HP) компаниясенең Россиядәге генераль директоры Оуэн Кристофер Кемп белән очрашты.