ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2008 ел
җомга
Татарстан Республикасында 2008 елның III кварталына яшәү минимумының күләме җан башына исәпләгәндә 3830 сум дип расланды. Бу турыдагы карарга бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумының күләме 4235 сум тәшкил иткән, пенсионерлар өчен – 2702 сум, балалар өчен – 3669 сум.

5
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
2008-2009 уку елында республика икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләүнең хөкүмәт программасы кысаларында Татарстан Республикасыннан 450 дән артык кеше Россия һәм чит ил югары уку йортларына укырга җибәрелде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының традицион брифингында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

28
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2008-2009 елларда Татарстан Республикасында юллар төзелеше программаларын тормышка ашыруның барышына багышланган брифинг узды.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласы Казанда GE Money Bank клиентларга операцион техник ярдәм күрсәтү үзәге (“ДжиИ Мани Банк”) ачылды. Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты.

27
октябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухаметовка Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән котлау тапшырды.

24
октябрь, 2008 ел
җомга
Бүген Казанга, нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне тормышка ашыру буенча Координацион советның киңәйтелгән утырышында катнашу өчен, “Роснано” дәүләт корпорациясе һәм “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ вәкилләре делегациясе килде.

22
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе
22 нче октябрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов В.А.Котельниковның тууына 100 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-техник конференциядә доклад белән чыгыш ясады.
Конференция Мәскәү энергетика институтының зур актлар залында узды.

21
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразларын әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов илебезнең космос өлкәсендәге өстенлекле мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча Россия Хөкүмәтенең күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин катнашында Железногорскида (Красноярск крае) үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International