Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Советның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсе каралган утырышында катнашты. Совет утырышын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде.
Кичә, 16 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Наноторбалы углерод материалларын файдалану юлы белән сәнәгый нанотехнологияләр булдыру” проектын эшләүнең барышы турында киңәшмә үткәрде.