Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Тышкы икътисади банкның Күзәтчелек советы кичә, 15 нче сентябрь көнне, Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше проектына 350 млн. долларга кадәр акча бирүне хуплады. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Нефть. Газ. Нефть химиясе - 2008” XV халыкара күргәзмәсен танатаналы рәвештә ачуда катнашты. Күргәзмә Татарстан мәркәзендә үтә һәм эре төбәк нефть-газ экспозицияләре өчлегенә керә. Анда ел саен 200 дән артык нефть чыгару компаниясе, шулай ук углеводородлар табу һәм эшкәртү өчен җиһазлар һәм технологияләр җитештерә торган предприятиеләр катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Россия венчур компаниясе” ААҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте венчурлы капитал салу индустриясен булдыру, икътисадның инновацион тармакларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм уртак эшләр башкару турындагы килешүгә кул куйды. Документка “Россия венчур компаниясе” ААҖ ягыннан - “Россия венчур компаниясе” ААҖ нең генераль директоры Алексей Коробов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Россия мегапроектлары” Якутия икътисади форумында катнашты. Ул 2008 елның 6–7 нче сентябрендә Якутск шәһәрендә (Саха республикасы) үтте. “Мегапроектлар һәм кече һәм урта бизнес өчен яңа мөмкинлекләр” конференциясендәге Форум кысаларында Борис Павлов Татарстан Республикасының инновацион һәм инвестицион потенциалын, шул исәптән Татарстан Республикасының нефть химиясе һәм нефть чыгару өлкәсенең кластерлы үсешен, шулай ук “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” комплекслы проектын, “Татарстан Республикасы мисалында аз урманлы төбәкләрнең түбән товарлыклы агач материалының комплекслы кулланылышы” инвестицион проектын тәкъдир итте.
2008 елда Татарстан Республикасы халыкның ташламалардан файдаланучы категорияләрен тәэмин итүгә 1,55 млрд. сумлык дарулар алды. Узган ел бу сумма 1,17 млрд. сум тәшкил иткән иде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.