Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм юллар тармаклары мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Өлеш кертеп тә фатирлары төзелмичә калганнарның йортларын төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру өчен финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Россия Президенты балалы гаиләләргә түләүләр турында игълан иткәннән соң, киберҗинаятьчеләр ялган дәүләт хезмәтләре сайтларын терки башладылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Үзәк банкының Идел-Нократ төп идарәсенең ТР буенча Милли банк – Бүлек идарәчесе Марат Шәрифуллин сөйләде.
26 майда ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖнең Директорлар советы узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Көн тәртибенә компаниянең 2020 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм апрель һәм май өчен агымдагы куллану дәрәҗәсе турында мәгълүмат турында мәсьәләләр куелган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы кешеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар килеп тора.
РФ субъектлары җитәкчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бәйле рәвештә котлаулар юллыйлар.
Чит илләрнең илчеләре Татарстан кешеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында "2019/2020 еллар җылылык бирү чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эшен оештыруга йомгак ясалды.
Утырышны видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта чүп яндыру заводы проекты буенча халыкара экспертлар белән эшләү турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе беренче мәртәбә ачыклануына ике ай. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марина Патяшина билгеләгәнчә, беренче айда 128 инфекцияне йоктыру очрагы булса, 2020 елның 15 маена 16 кат артыграк очрак була. Республикада бүгенге көнгә вирусны йоктырчылар саны 2148.
2020 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстанда мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалау түләүләре буенча муниципаль берәмлекләрдәге бурычлар 396 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 346 млн – җир кишәрлекләре өчен һәм 50 млн – мөлкәт өчен. 24 муниципаль районда бурычлар арткан. 15 муниципаль берәмлектә бурыч кимегән, шул исәптән Казанда – 820 мең сумга, Чаллыда – 4,5 млн сумга.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.