Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Александр Невский орденын тапшырды. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремлендә узды. Абруйлы бүләк Рөстәм Миңнехановка "дәүләт алдындагы шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясенең халыкара дәрәҗәсен ныгытуга керткән зур өлеше өчен" бирелә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ГАҖ президенты Михаил Осеевский белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов барында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Ростелеком" ГАҖ һәм "Таттелеком" ГАҖ арасында ниятләр турында беркетмә имзаланды. Яклар Татарстанда бишенче буын мобиль челтәре 5G тәҗрибә зонасын төзү проектын бергә ясарга килештеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әрмәнстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вардан Тоганян белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Иннополис шәһәрендә “Россия сәнәгатендә цифрлы индустрия-2017” конференциясендә катнашты.
Бу чарада катнашу өчен РФ мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров килде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Elsevier” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
ТР Хөкүмәте рәисе Татарстанның “Elsevier” компаниясе белән фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә стратегик партнерлыкны үстерүдә кызыксынуын ассызыклады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодарда эш сәфәрендә булды. Сәфәр сәбәбе - Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашу. Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә "Чемпион" укыту-күнекмәләр заллары комплексында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә булды, анда Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бу бәйрәмдә шулай ук ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сименс" компаниясе президенты Джо Кэзер белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Татарстанда җәй көне ял итүчеләрнең саны 3610 кешегә арткан. Барлыгы быел 218 мең бала ялга җибәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Куба Республикасы Татарстанның иң мөһим икътисади партнерларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашуда хәбәр итте.