Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциясенең күргәзмә-ярминкәсендә булды.
Күргәзмә Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырылган һәм Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе форумы уңаеннан уздырыла.
Күргәзмәне шулай ук Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясе Советы рәисе Дмитрий Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды.
Тантана Казан Ратушасы алдындагы мәйданда узды.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран мәгълүмат чараларына интервью бирде. Ул Татарстан делегациясенең Хөрәсән-Резави провинциясенә эш сәфәренең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. "Без төбәк җитәкчелеге белән берничә нәтиҗәле очрашу уздырдык, алга таба уңышлы багланышлар өчен адымнарны билгеләдек. Татарстан һәм Хөрәсән-Резави провинциясе эшлекле даирәләре белән бизнес-форум үтте. Моннан тыш, без Мәшһәднең мәгариф һәм мәдәни учреждениеләрендә булдык. Мин губернатор Али Реза Рәшидиянгә чараларны оештыруы өчен рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның туризм энҗесе – Мәшһәд шәһәрендәге имам Реза мавзолеенда булды.
Имам Реза мавзолее – Мәшһәд шәһәрендә архитектура комплексы, Ирандагы туризм һәм хаҗ кылу үзәге. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, көн саен монда 15-20 млн. кеше килә.
Комплексны карау барышында Татарстан Президенты тарихи китапханәдә булды, анда 90 меңләп кулъязма китап саклана. Шулардан 20 меңе – кулъязма Коръәннәрнең кыйммәтле нөсхәләре, иң борынгысы Ислам барлыкка килү мизгелененнән беренче гасырга туры килә. Моннан тыш, китапханәдә тарихи реликвияләрне бай җыентыклары тупланган, шулар арасында татар халкы тарихи чыганаклары да бар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия ГХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) күзәтчелек органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча Бөтенроссия видео-форумында катнашты.
Бу чараны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков уздырды.
Форум бөтенроссия онлайн-трансляция рәвешендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясенә эш сәфәре кысаларында Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университетында булды. Татартан Президентын Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян, Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян, Татартан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыпов һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе белән күп планлы хезмәттәшлекне үстерергә омтыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Мәшһәд шәһәренә (Иран) эш сәфәре кысаларында узган бизнес-форумда хәбәр итте.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави бизнес-секторы вәкилләренә Татарстанга күрсәтелгән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде: «Без Иранның бик тиз үсүчән төбәкләренең берсе – Хөрәсән-Резави провинциясендә булуыбызга бик шатбыз».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәшһәд шәһәренә (Иран) эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторына очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан делегациясенең Мәшһәдтә булу программасын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Япониянең KITZ компаниясе президенты Ясуюки Хотта белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
“Татарстан Республикасына Япониядән коллегалар һәм партнерларның еш килүенә без бик шат”, - диде Алексей Песошин кунакларны сәламләп.
Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты һәм анда күчмә киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Россия ислам институты Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм бу объектларның инвестор-оешмалар вәкилләре катнашты.