Бөгелмә районы Татарстанның нефть тармагы үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Бөгелмә районы советының XII сессиясендә хәбәр итте.
Бүген Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Чара «Сколково» инновацион үзәгендә (Мәсәкү өлкәсе) барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгак коллегиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында онлайн режимда тапшырылачак.
Трансляция интернет челтәреннән файдаланучылар өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының төп битендә мөмкин булачак (www.prav.tatarstan.ru)
Татарстанда “Халык контроле” системасына поликлиника һәм хастаханәләрдә хезмәт күрсәтү сыйфатына зарланып язылган мөрәҗәгатьләр саны арткан. 2016 елда системага бу категория буенча 717 мөрәҗәгать килгән.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты – Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашу.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы составына керә (РФ Президентының 2016 елның 22 ноябрендәге №616 Указы нигезендә).
Бүген Татарстанга сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Иннополис Университетында булды. Анда ул студентлар һәм мөгаллимнәр белән очрашты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары озата йөрде.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни мирас объектлары белән танышты.
Искәртәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.
Иске Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи урыннарының берсе. Бистәнең архитектура ансамбле элеккеге татар сәнәгатьчеләре, сәүдәгәрләре, руханилары йортларыннан гыйбарәт (Нариманов, Каюм Насыйри, ГабдуллаТукай урамнары).
Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Казандагы ИТ-паркта – югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды.
Искәртәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.
Вячеслав Володин өчен ИТ-паркны кыскача тәкъдир итү оештырылды. Аңлатмаларны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов биреп барды.
Бүген Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин килде.
Эш сәфәре кысаларында Вячеслав Володин Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-паркка барачак, анда ул бу мәйданчыкның кыскача тәкъдир итүе белән танышачак, бизнес-инкубаторда, ИТ-паркның резидент компанияләре офисларында булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы уеннары алдыннан "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Гадәттәге очрашу Казанда "Ак Барс" хоккей клубы базасында узды. Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, клуб президенты, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Ак Барс" ХК баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов һәм башкалар катнашты.