Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының (ОБСЕ) кешеләр сату белән көрәшү буенча махсус вәкиле һәм координаторы Мәдинә Җарбусынова белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев, ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасында кешеләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская катнаштылар.
279 резидент более 1000дән артык эш урыны һәм еллык товар әйләнеше 1 млрд. 350 млн. сум. Бу хакта бүген «Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 8 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан 177 сендә башланды. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия гуманитар һәм социаль фәннәр академиясе һәм Россия юридик фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, К(П)ФУның атказанган профессоры, Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, К(П)ФУ юридик факультетының конституцион һәм административ кафедрасы профессоры Борис Железновка “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәт өчен” орденын тапшырды. Бүләк академикның 90 яшьлеге уңаеннан булган тантанада тапшырылды.
Питрәч районының алга таба үсешкә мөмкинлекләре җитәрлек. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы Советының 2016 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2017 елга бурычларга багышланган утырышында белдерде. Сессия эшендә Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, ТР икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты - муниципалитетның узган елдагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә багышланган Питрәч районы Советының йомгаклау утырышында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Иван Федотов Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән академия нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә белем бирү турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар алга таба хезмәтәшлек һәм уртак проектларны алга таба этәрү турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Әгбали Зарч белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Француз токымлы атлары агентлыгы президенты Жан Пьер Дерубэ белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.