ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.

Бүген РФ Саклык банкының Корпоратив университетында "Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану" белем бирү семинары ачылды.

Искәртик, семинар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм  башка җитәкчелек хезмәткәрләре өчен оештырылды. 


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Граждан оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе министры Владимир Пучков  белән очрашты. Әңгәмә барышында алар Иннополис мәйданында янгыннан коткару буенча яңа часть төзелеше турында фикер алыштылар.

Бүген Чаллы ТЭЦы территорияясендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы күчмә утырышы булды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

Бүген Мсәкәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Красное & Белое» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Эшлекле очрашуда «Красное & Белое» компаниясе милекчесе Сергей Студенников, "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Тантана гадәттәгечә Зур Кремль сараеның Георгиевский залында узды.
 
Юлламаны тыңларга дип Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Россия Хөкүмәте, Иҗтимагый һәм Хисап палаталары вәкилләре, төбәкләр җитәкчеләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар чакырылган иде.
 
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эшлекле визиты кысаларында Тышкы сәүдә, туризмны үстерү һәм чит илләрдә Франция гражданнары эшләре буенча Дәүләт серкретаре Маттиас Фекль белән очрашты.

Очрашу Франция Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Маттиас Фекльгә очрашу мөмкинлеге һәм визитны оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген  Франция компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Парижда Франциянең эшлекле даирәләре ассоциациясе бинасында узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International