ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 2016 елның 6 декабрендә, Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның киңәйтелгән утырышы узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барачак.    

Утырыш барышында Советның проект төркемнәре хәзерге заман бизнесындагы актуаль мәсьәләләрне хәл итүнең үз вариантларын тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комаровага Ханты-Мансийск – Төмән трассасындагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.  

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Kuga производствосын "Алабуга" махсус икътисадый зонасында ачуда катнашты.

Чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Внешэкономбанк рәисе урынбасары - идарәсе әгъзасы Татьяна Сахарова, ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар "Форд" заводы куәтләрен карады.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында двигательләр җитештерү буенча «Форд Соллерс» заводында булды.

Заводның җитештерү мәйданнарын карап йөрүдә шәрәфле кунаклар – Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Внешэкономбанк рәисе урынбасары – идарәсе әгъзасы Татьяна Сахарова һәм башкалар катнашты.

Кунакларны «Форд Транзит» (мәктәп автобуслары) микроавтобусы мисалында «Ford имин йөртү академиясе» мәктәп автобусларын йөртүчеләрне укыту буенча социаль программа белән таныштырдылар.

Бүген «КАМАЗ» компаниясе белән Внешэкономбанк арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында документка имзаларны Сергей Когогин һәм  Внешэкономбанк рәисе Сергей Горьков куйды. 

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасында милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет, ТРда террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советының уртак утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Быелның ун ае эчендә Татарстан халкы 18 меңнән артык Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать иткән. Бу үткән елның шушы чорына карата мең мөрәҗәгатькә артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында республикадагы сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык бәялек продукция китерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмәсендә ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министрының берече урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International