Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәслегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең чираттагы утырышы узды.
Утырышта катнашучылар көн тәртибенә кертелгән дүрт мәсьәләне карадылар.
Беренче булып «Концерн Карпов» ҖЧҖ директоры Валерий Самилов чыгыш ясады. Ул 2015 елга концернның төп икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтода Халыкара хоккей даны залында булды. Ул Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады. Кыска экскурсия барышында Татарстан Президентына музей тарихы, Милли хоккей лигасы рекордлары, атаклы хоккейчылар турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтога эш сәфәре кысаларында Райерсон Университеты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Торонтога эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корольлекнең табиблар һәм хирурглар колледжы генераль директоры Эндрю Падмос белән очрашты һәм Sickkids балалар хастаханәсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонто шәһәрендә Татарстан-Канада эшлекле форумында катнашты. Искәртәбез, 25-27 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Канадага эш сәфәре кыла.
Канада бизнесы вәкилләрен сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бүген, әлбәттә, сәяси климат үз эзен калдыра. Рөстәм Миңнеханов ышаныч белән билгеләп үткәнчә, Россия белән Канада арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив булып калачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтога (Канада) эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Очрашулар Канаданың Россиядәге һәм Евразиядәге эшлекле ассоциациясе (CERBA) бинасында узды.
Беренче очрашу ABBYY Россия компаниясе җитәкчелеге белән булды. Мәгълүматны нтеллектуаль эшкәртү һәм лингвистика өлкәсендәге эшләнмәләре нәтиҗәсендә бүген ABBYY – бөтен дөньяга билгеле компания.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” сәяси партиясе кандидатларының федераль исемлеге составында Дәүләт Думасына сайланган Марат Әхмәтовның депутат мандатыннан баш тартуына аңлатма бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында театр сезоны ачылуга багышланган брифинг узды.
Анда ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Г. Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов, Качалов исемендәге рус зур драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, Г. Кариев исемендәге татар ТЮЗ директоры Мансур Ярмиев, Казан ТЮЗ директоры Айгөл Горнышева, К. Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының әдәби җитәкчесе Елена Остроумова катнашты.
Быел Татарстанда традицион акция 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 3 млн чамасы утырту материалы әзерләгән, якынча 1,3 млн үсенте яз утыртылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта республика урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров хәбәр итте.