ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, аның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе   Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Фәннәр академиясенең  вице-президенты, РФА академигы Талия Хәбриева, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия, якын һәм ерак чит илләр фәнни берлекләре вәкилләре, республика галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларында «Махсус икътисадый зоналарны яңадан кору» панель дискуссиясендә катнашты. 

Панель дискуссиясендә, махсус икътисадый зоналар эшчәнлегеннән икътисадый нәтиҗәлелелек булуны практикада дәлилләнгән төбәк буларак, Татарстанга аерым урын бирелде.   

Бүген Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы белән «Россети» ГАҖ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.   

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Олег Бударгин кул куйды.

Бүген Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюраларга эләгү хокукына Россия Банкы игълан иткән конкурста Казан өчен тавыш бирергә өндәде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов барысын да Казанга чакырды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы Халыкара инвестицион форум кысаларында панель дискуссияләрдә берничә тәкъдим белән чыгыш ясады. 

Панель дискуссияләрнең берсе «Җылылык базарының яңа моделе» темасына багышланган иде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2014-2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе  белән уртаклашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Халыкара инвестицион форумның пленар утырышында катнашты.

Пленар утырыш «Дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты: үсеш өчен проектлар, тормыш өчен проектлар» темасына багышланды. Утырышта катнашучылар алдында Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Бүген, 30 сентябрьдә, Сочида халыкара инвестицион форумның рәсми программасы ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан беренче чара - Саклык банкы оештырган "Бюджет пирогы: ничек итеп дрес бүлергә?" темасына иртәнге эшлекле аш.

Чараның модераторы "Сбербанк" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф булды. Эшлекле иртәнге ашта шулай ук РФ финанслар министры Антон Силуанов, РФ Дәүләт думасы депутаты Андрей Макаров, Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин, региональ сәясәт эксперты Наталья Зубаревич һәм 40 регион җитәкчесе, бизнесменнар, фондлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.

Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстан Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашындагы пленар утырышта катнашачак, утырышның темасы – дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” комплексында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантанада катнашты.

Анда чакырылган шәрәфле кунаклар арасында ТР Президенты Аппараты, Татарстан Дәүләт Советы, республика Министрлар Кабинеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, федераль хакимият органнары вәкилләре һәм төбәкнең эре предприятиеләре җитәкчеләре бар иде. Әмма шушы көннең төп геройлары – гади эшчеләр: хезмәт династияләре әгъзалары, станоклар операторлары һәм төзәтүчеләр, конструкторлар, яшь инженерлар һәм, әлбәттә, производство ветераннары.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен котлады.

Тантаналы чара "Корстон" кунакханә комплексы мәйданчыгында узды, анда авыл хуҗалыгы тармагының, 2016 ел уңышын урып-җыю кампаниясенең алдынгы хезмәткәрләрен олыладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International