ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Латвия предприятиеләре өчен Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга мөмкин.    

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Ригада Татарстан-Латвия эшлекле форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.   

Искәртәбез, форумны Латвия Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы (LIAA) һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. 


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Латвиядәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.

Очрашу Ригадагы "Мәскәү йорты" Мәскәү мәдәни-эшлекле үзәге залында үтте. 

Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров ачып җибәрде. Ул кыскача БТК тарафыннан дөньядагы татар иҗтимагый оешмалары белән алып барылучы эш турында сөйләде. 

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре - Латвия һәм Балтыйк буе илләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы ярдәмчеләр, диде Татарстан Президенты. 

Бүген Ригада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашты.  
Очрашу Президент Сараенда (Рига замогы) узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Латвия башкаласына ике көнлек (2016 елның 5-6 октябре) эш сәфәре белән килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Ирек һәйкәленә чәчәкләр салды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына ике көнлек эш сәфәре кыла. 

Ирек һәйкәле - Ригада атаклы монументларның берсе. Аны сынчы Карлис Зале һәм архитектор Эрнест Шталберг ясаган. Һәйкәлне 1935 елда ачканнар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Ригага (Латвия Республикасы) килде.

Ригада Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис, Латвия Премьер-министры Марис Кучинскис, илнең министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашыр дип көтелә.

Рамзан Кадыйров бүген Чечен Республикасы башлыгы вазифаларына рәсми рәвештә керешә. Инаугурация Грозныйда Дәүләт концерт залында була.

Татарстаннан Рамзан Кадыйровны вазифаларына керешүе белән котлар өчен республика Премьер-министры Илдар Халиков Грозныйга китте.

Үзләрен педагогика өлкәсенә багышлаган кешеләр олы хөрмәткә ия, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең Халыкара укытучылар көнендә эшен башлаган V конгрессында.

Татарстан Президенты фикеренчә, укытучы – баланың шәхес булып формалашуында төп звено. “Без мәктәп, университет төзи алабыз, әмма квалификацияле педагогтан башка яхшы нәтиҗә булмаячак”, - дип саный ул.

Үзләрен педагогика өлкәсенә багышлаган кешеләр олы хөрмәткә ия, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең Халыкара укытучылар көнендә эшен башлаган V конгрессында.

Бүген Казанда Идел буе федераль округында беренче тапкыр буларак “Шелл” (Shell) эре халыкара энергетика компаниясенең автомобильләргә ягулык салу станциясе ачылды. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада XIII Россия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты. Чара Евразия киңлегенең транспорт-логистика мөмкинлекләрен үстерү темасына багышланган. Форумның төп катнашучылары Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International