Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Американың Accuray компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, бүген Татарстан Америка партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, дип билгеләде. Ул аеруча “Форд”, “Армстронг”, “ЗМ” кебек компанияләр белән хезмәттәшлекне билгеләде.
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец 1 сентябрьдә ачылган International School of Kazan – Татарстан башкаласындагы беренче халыкара мәктәптә булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.
Бүген Казанда Республика клиник сырхауханәсенең бала тудыру үзәгенең яңа корпусын ачу тантансы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казань» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген РФ вице-премьеры Республика клиник сырхауханәсенең бала таптыру үзәгенең яңа корпусын ачу тантанасында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин полиция участок вәкилләре, патруль-пост хезмәте, идарәләрнең дежур частьләре, Татарстан Республикасы буенча РФ ЭЭМның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары буенча бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа эш автомобильләре тапшырдылар. Чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе бинасы янында үтте.
Казанда җәмәгать электр транспорты паркын яңарту программасы төгәлләнде. Бүген Казан елга порты каршындагы мәйданда сатып алынган яңа техниканың чираттагы партиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Воздвижение Святого Креста» Казан Рим-католик приходының элеккеге настоятеле Диогенес Уркиза белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тә катнашты.
Искәртәбез, август аенда 21 ел хезмәт иткәннән соң Диогенес Уркизаның католиклар приходыннан Саратовка Святой Климент епархиясенең баш викарие булуарак китүе мәгълүм булды. Аны Татарстан башкаласында Чаллыдан Андрей Старцев алмаштыра.
Бүген Франкфурт-на-Майнада Messe Frankfurt халыкара күргәзмәләр комплексы территориясендә «Автомеханика–2016» запас частьләр, җайланмалар һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Күргәзмә ачылыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Messe Frankfurt халыкара күргәзмәләр комплексы президенты Вольфганг Марцин белән әңәгәмә корды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Мерк (Merck) компаниясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашу Дармштадт шәһәрендә компаниянең штаб-квартирасында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2016 елның 6 аенда җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, капиталь төзелеш планының үтәлеше, шулай ук 2016-2019 елларга компаниянең Мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе мәсьәләләре каралды.