Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Болгар шәһәрендә булды. Беренче булып ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатны карады.
18 сентябрьдә 33 мең яшь кеше беренче тапкыр җиденче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт думасы депутатларын сайлауда тавыш бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.
Без элемтәләребезне киңәйтү яклы һәм Татарастандагы Германия бизнесына ярдәм итеп торабыз. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Германия Машина төзүчеләре берлеге (VDMA) җитәкчелеге белән очрашуында белдерде.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән килде. Ике көнлек сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Франкфурт-на-Майне һәм Висбаден шәһәрләрендә булачак.
Бүген республиканың барлык мәчетләрендә дә мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете намазлары узды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бүген республиканың барлык мәчетләрендә дә мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете намазлары узды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. «Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!».
Бүген «Зөя таулары» гольф клубы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына VI хәйрия турниры башланып китте. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Гольф Ассоциациясе президенты Виктор Христенко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Татарстанда җылылыкны икенче атнада җибәрелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сүз барды.
"Ягып җылыту сезонына әзерлек тәмамланды диярлек", - диде төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Котельныйларның әзерлеге 97 процент тәшкил итә, җылылык челтәрләре һәм канализация әзерлеге тагын да югары. Су алу корылмалары, насос станцияләре һәм суүткәргеч челтәрләре тулысынча әзер. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау һәм спорт объектлары җылылык җибәрүгә тулысынча әзер диде докладчы.
Быел көз озакка сузылырга охшаган, ә бу Татарстан районнарының уҗымлыларның көзге чәчүлекләр вәзгыятен төзәтү мөмкинлеге бар дигән сүз. Бу хакта Татарстан Премьер-министры - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.
Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш һәм ремонт эшләре барышында куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозу очраклары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.