ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер белән очрашты. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты


9
июль, 2016 ел
шимбә

8 июльдә Мәскәүдә старт алган “Ефәк юлы - 2016” халыкара раллиенда катнашучылар бүген Казанга килеп җитте.

“Кazan-Arena” стадионы һәм “Казан” гаилә үзәге арасындагы территориядә, Казансу елгасы яр буенда-комлы участок буенча ярышлар башланды.

Казанда йөк автомобильләре старт алды. Нәкъ шушы категориядә “КАМАЗ-Мастер” командасының алты экипажы тәкъдим ителде. Беренче булып стартка Дмитрий Сотников экипажы чыкты.

2016 елның беренче яртыеллыгында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшләре нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

Метеорологлар фаразлавынча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел янә аномаль корылык булырга мөмкин. Бу закта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.   


8
июль, 2016 ел
җомга

«Ефәк юлы» халыкара раллие бүген кич Мәскәүдә Кызыл мәйданнан старт алды.

Ралли, Россия, Казахстан һәм Кытай территорияләре аша узып, 24 июль көнне Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында тәмамланачак.

Катнашучылар 10 мең километран артык юл узачак – өч илнең 15 шәһәре аша. Җиңү өчен барлыгы 110 юлсыз җирдә йөри алучы автомобиле һәм 27 йөк автомобиле көрәшәчәк, шулардан - «КАМАЗ» күренекле йөк автомобильләре, шулай ук  бөтендөнья раллие легендалары – Стефан Петерансельнең, Себастьян Лебның, Сириль Депреның джиплары.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантананың шәрәфле кунакларыннан берсе булды.   

Татарстан Республикасы журналистларның «Россиядә эшкуарлык: тарих, проблемалар, уңышлар» V бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады.  

Конкурс «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы» проекты кысаларында узды. Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) оештырды.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ директорлар советы утырышы узды. Анда  компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, салымнар түләү һәм бюджетка җыемнар кертү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада телемедицина  технологияләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге базасында узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан медицина учреждениеләренең баш табибләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «ТЭМПО» Кама металлургия комбинатында булды. Завод сортлы прокат һәм төзелеш арматурасы җитештерәчәк. 

Бу масштаблы һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенә күрә бердәнбер инвестицион проект 2012 елда старт алган. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 5,5 млрд. сумнан артып китә. Бүген җитештерүне эксплуатациягә кертергә әзерлиләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International