ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH Industrial авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү заводында булды. Искәртик, бүген Татарстан Президенты эш сәфәре белән Чаллы шәһәрендә. 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Аракчино поселогындагы  Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды. Бу гыйбадәтханә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында автоградның сәнәгать зонасында юллар челтәрен торгызу эшләре тәмалануга багышланган тантанада катнашты. Чарада шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Федерал-Могул» ҖЧҖнең автокомпоненлар җитештерү производствосында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры АльБерт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Моношәһәрләр үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Сергей Карпов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ Сергей Когогин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар озата йөрде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - шәһәрнең сәнәгать зонасында юл челтәрен төзекләндерү эшләрен тәмамлауга багышланган тантаналы чарада катнашу. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Еллык инвестицион форум президенты Дауд Әль Шезави әфәнде белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Яклар агымдагы мәсьәләләр, шул исәптән «Казан Экспо» күргәзмә комплексын реализацияләү кысаларында хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алышты.

Очрашуда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Роберт Миңнегалиев һәм башкалар катнашты.

Казанны Индонезиянең берәр шәһәре белән тугандаш шәһәр итү турында бүген Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммад Вахид Суприяди әфәнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда тәкъдим итте.  

Очрашу бүген Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казанга эш сәфәре  кыла (2016  елның 6 - 9 июле).

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты чирәмдәге хоккей буенча 13 нче тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган “Динамо-Казан” командасын кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны чираттагы казанышлары – 2015-2016 ел сезонында Россия чемпионатында ирләр командалары арасында җиңүләре белән котлады.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәте оешуга 80 ел тулуга багышланган тантанаслы чарада катнашты. Бәйрәм "Корстон" КСКК үтте. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе башлыгы - ТР буенча дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы Рифкать Миңнеханов, ТР Иминлек Советы секретаре һәм башкалар катнашты. 

Татарстанда 8 июльдә тугызынчы тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International