Россия Федерациясе һәм Финляндия Республикасы хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ханну Химанен әфәнде белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүгенге көндә Россиядә бөтен махсус икътисадый зоналар табышының 66 % "Алабуга" МИЗ га туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Алабуга" махсус икътисадый зонасына 10 ел тулуга багышланган киңәшмәдәге чыгышында хәбәр итте.
Киңәшмә "Алабуга" административ-эшлекле үзәк бинасында үтте.
Киңәшмәдә Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау һәм башкалар катнашты.
Бүген Мәскәүдә РФ Президенты кармагындагы Икътисади советы эшче төркеменең икенче утырышы узды. Ул "Структуралы реформалар өстенлекләре һәм тотрыклы икътисади үсеш" юнәлешенә багышланган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан «Тракья Гласс Рус» АҖ пыяла җитештерү заводында булды.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кыла, анда «Алабуга» МИЗ оешуга 10 ел тулуга багышланган чаралар уза.
Чараның шәрәфле кунаклары – Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе (РФ ФСХ) Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры (РХХ һәмДХ) Владимир Мау һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасыннан ерак түгел (Алабуга муниципаль районы) урнашкан Alabuga International School халыкара мәктәбендә булды.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кыла, анда «Алабуга» МИЗ оешуга 10 ел тулуга багышланган чаралар уза. Чараның шәрәфле кунаклары – Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе (РФ ФСХ) Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры (РХХ һәмДХ) Владимир Мау һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм ТР Дәүләт Советы хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын үтәүдә катнаштылар. Бу чара Казанда “Буревестник” стадионында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Роде һәм Шварц» (ФРГ) немец компаниясе бизнес-миссиясе белән очрашты, делегацияне «Ростех» ДК генераль директоры урынбасары Дмитрий Шугаев һәм «Роде һәм Шварц» компаниясе президенты Кристиан Ляйхер җитәкли.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме - Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты. Тантаналы вәгазьне һәм намазны Казанның Галиев мәчетендә ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Вәгазьдә Татарстан мөфтие РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау телеграммаларын укыды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа резиденциясендә булды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. ТР Диния нәзарәтенең яңа резиденциясе "Галиевлар йорты" төбәк дәрәҗәсендә мәдәни мирасы саналган йортта урнашкан.
Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз.