Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федераль медик-биологик агентлык җитәкчесе Владимир Уйба белән очрашуы барышында Татарстанда спорт медицинасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу Иннополис шәһәрендә яңа медицина үзәгендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәренә эш сәфәре белән барды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис мэры Егор Иванов һәм ТР вузлары ректорлары озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» ААҖдә (Казан, Беломорская ур., 260) булды, анда стериль күз мазьләре, тамчылары һәм стериль булмаган тышкы мазьләр, гельләр җитештерү буенча яңа цех белән танышты.
Рөстәм Миңнехановка цехта урнаштырылган җайланмаларны, продукция җитештерү һәм төргәкләү буенча автоматлаштырылган линияләрне күрсәттеләр.
Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXV конференциясе булды.
Искәртәбез: 2,5 айдан соң ил парламентының яңа составын сайларга туры киләчәк.
Конференциягә "Бердәм Россия" партиясенең 45 җирле бүлегеннән 300дән артык делегат җыелды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Идар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары, "Бердәм Россиянең" Яшьләр гвардиясе" һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов Россия-Голландия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшекне үстерү мөмкинлеге өчен шат булуы турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла торган барлык муниципаль районнарда да 830 объектның 790ында эшләр башланган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
"Динамо-Казан" уенчылары чирәм хоккее буенча Россия чемпионы булды. Татарстан командасы әлеге мактаулы исемгә инде 13нче тапкыр иреште.
Ике матчтан торган финалда Казан хоккейчылары Электросталь командасын отты. Беренче очрашуда казанлылар буллитлар сериясендә җиңде.
Казанда 29 июньнән 2 июльгә кадәр Россиянең VI Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза, анда Россиянең 25 төбәгеннән 250 вәкил катнаша. Алар арасында зур махсуслаштырылган һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлар бар.
Бүген “Корстон” комплексы мәйданчыгында Форумның пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Рамазан Альпаутов (Мәскәү), ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет президиумы әгъзасы, РФАнең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге (Мәскәү), Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Positive Technologies компаниясе генераль директоры Юрий Максимов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис университеты вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел конкурсның 35 катнашучысы җиңүче, приз алучы һәм лауреат булды. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.