Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл шәһәренә (Тыва Республикасы) эш сәфәре кысаларында «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды. Аны Тыва Башлыгы Шолбан Кара-оол озата йөрде.
Комплекс Енисей елгасы яр буенда урнашкан. «Азия Үзәге» скульптур комплексы авторы – күренекле Россия скульпторы Даши Намдаков.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде. Мактаулы бүләк «һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлгән актив эшчәнлек өчен» бирелде.
Тантана Татарстан Республикасы Президентының Кызыл шәһәренә (Тыва) эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Тыва Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан делегациясенең Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кызыл шәһәренә (Тыва) эш визиты кысаларында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Тыва Республикасына килде. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар озата йөри.
Иртәгә, 2016 елның 1 июлендә, Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашырга ниятли. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланчак.
Бүген Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хакасия Республикасы Башлыгы Виктор Зимин кул куйды.
Тантана Татарстан делегациясенең Хакасиягә эш сәфәре кысаларында узды, анда бу көннәрдә «Гладенькая» спорт-отеле мәйданчыгында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумы бара.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - республиканың 48 кешесе.
"Бүген бу залда күп еллар буена Ватан үсешенә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә РФ һәм ТР югары дәүләт бүләкләре тапшырылачак, - диде И.Халиков. - Мин бирегә җыелучыларның һәркайсына рәхмәт әтйрегә теләр идем - хезмәтегез белән сез үз компанияләрегез, оешмаларыгызда һәм үз һөнәрегездә иң яхшысы булуыгызны расладыгыз".
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абакан шәһәренә (Хакасия Республикасы) эш сәфәре белән килде. Сәфәрендә аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәнитя министры Айрат Сибгатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар озата йөри.
Эш сәфәренең төп максаты – «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашу.
«Бисеринки» бию коллективы һәм аның җитәкчесе бортында булган «Истантабул – Казан» рейсы очкычы Казанга 01.00 сәгатьтә килеп төште.
«Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре каршы алды, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар.
Россиядә федераль кыр көннәрен үткәрү кире кайта. 2016 елгы Бөтенроссия аграр тармак вакыйгасы Алтай краенда узачак, ә киләсе 2017 елда аны Татарстан үзендә кабул итәргә мөмкин.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев РФ авыл хуҗалыгы министрына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Үзенең бу фикерен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" икенче технологик агрокүргәзмәсе ачылу тантансында җиткерде. Әлеге чара бүген республиканың Лаеш районында ачылды.