Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең Директорлар советы утырышын үткәрде. Анда Татарстан һәм Башкортстан нефть-газ-химия комплекслары (НГХК) арасында хезмәттәшлекне үстерү концепциясе проекты турында фикер алышынды.
Документны ике республика башлыклары йөкләмәсе буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» һәм БР Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Проектны «Татнефтехиминвест-холдинг»ның генераль директоры Рафинат Яруллин һәм "Башкортстан Республикасының үсеш корпорациясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Денис Фомин үткәрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым әфәндегә һәм Истанбул мэры Кадыйр Топбашка 2016 елның 28 июнендә Истанбулда «Ататөрк» халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде.
2025 елга кадәр чорга Россиянең дәүләт һәм милли сәясәте стратегиясендә өстенлекле бурычлар арасында этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү мәсьәләләре аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Утырыш Казан Кремленең вәкиллек корпусында узды һәм этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шул исәптән республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыклары, республика һәм муниципаль музейлары һәм музей-тыюлыклары, халык сәнгате һөнәрләрен үстерү үзәкләре, туризм өлкәсендәге мәгариф оешмалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җитәкчеләре, этномәдәни, дини иҗтимагый оешмалар лидерлары, туризм индустриясе, экспертлар бергәлеге вәкилләре, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть бирүне арттыруның термик алымнары: лаборатор тикшеренүләр, модельләштерү һәм промысел сынаулары» халыкара семинар-конференциясендә катнашучылар белән очрашты.
Очрашу КФУның Геология һәм нефть-газ технология институтының актлар залында (Казан, Кремль ур., 4) «түгәрәк өстәл» форматында узды.
Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, нефть бирүне арттыруның термик алымнары өлкәсендә әйдәүче белгечләр катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә булачак сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына делегацияләү дип атады. Бу хакта ул 29 июньдә әйдәүче телевизион каналлар җитәкчеләре белән Кремльдә узган очрашуда хәбәр итте.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге "Бисеринки" бию коллективы балалары хәлен контрольдә тота, алар кичә кич, 28 июнь көнне, Истанбулдагы "Ататөрк" халыкара аэропртыннан самолетта оча алмыйча калган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Истанбулдан Татарстан Республикасына балаларны кайтару эше белән бөтен тиешле структуралар шөгыльләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМ эчке гаскәрләре Идел буе региональ командованиесенең гаскәрләре командующие, генерал-лейтенант Александр Порядин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тектрын сәхнәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы кысаларында Виктор Степанцов җитәкчелегендә Булактагы Яшьләр театры тарафыннан куелган «Краснобай» спектакле премьерасы булды.
Премьераны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «ЛУКОЙЛ» ГАҖ һәм «РИТЭК» АҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, республикабыз башкаласы һәм районнары кешеләре, Мәскәүдән, Волгоградтан, Самарадан, Пермьнән премьерага дип килгән «РИТЭК» хезмәткәрләре карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк белән очрашты.
Очрашу "Казан" халыкара аэропорты мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы вәкилләрен сәламләп, әле генә Пермьнән кайтканы турында хәбәр итте, анда РФ Президентының ИФОндагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршында Совет утырышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре кыла.
Анда ул «Дәүләт хакимияте органнарының граждан җәмгыятен үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү эшчәнлеге» темасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.
Утырышта Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнарының округ территориаль органнары җитәкчеләре катнашты.