Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында Федерация Советында Татарстан Республикасыннан вәкилләр булган сенаторларны Яровая-Озеров закон проектлары пакетын "раслаудан тыелырга" өндәде.
Татарстанда 2016 елгы коену сезонында, узган ел белән чагыштырганда, суга батып үлгән балалар саны арткан, шулай да, суга батучыларның гомум саны кимегән. Бүген бу хакта җәй көне республика сулыкларында куркынычсызлык тәэминатына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен 55 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5), анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды пленар утырышында катнашты.
Съездда, аерым алганда, партиянең сайлау алды программасы расланды һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларның партия исемлекләре тәкъдим ителде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия"нең сайлау алды исемлегенә кертелгән. Партиянең югары һәм генераль советы исемлегендә тагын 18 губенатор бар.
Бүген «Казан» гаилә үзәге янында «Ир-ат һәм хатын-кыз» скульптура инсталляциясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, скульптор-архитектор Даши Намдаков һәм башкалар катнашты.
Канатлы еланнар (Казан символы) һәм барслар (Татарстан символы) заманча скульптура сәнгате объектлары проектларының да авторы Даши Намдаков фикеренчә, башкаланың төп ЗАГСында бу яңа композиция төзелә торган гаиләләрне саклаячак.
Татарстан Республикасында яңгырлар урыны-урыны белән генә яуды һәм күләме дә төрле булды, шуңа күрә күпчелек районнар кырларында явым-төшемнәр айлык нормасы яртысыннан да кимрәк булды. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
"ДЫм уңышыбызны киметүче фактор булып тора, - диде Марат Әхмәтов. - Явым-төшем күп булган урыннарда да вәзгыять төрле. Температура да атна буена Цельсий буенча 30 градус булды".
2016 елның 24 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 21,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 106%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы «КАМАЗ» ГАҖ кебек мөһим һәм кирәкле предприятиегә һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ («Ростех» дәүләт копорациясенә керә) акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте.
Чара Чаллыда узды, анда шулай ук «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов та катнашты.
Акционерлар 2015 елда компания эшчәнлегенең йомгакларын карадылар.
Төп нотык белән «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов«КАМАЗ» ГАҖ («Ростех» дәүләт копорациясенә керә) акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты
Чара Чаллыда узды, анда шулай ук «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов та катнашты.
Акционерлар 2015 елда компания эшчәнлегенең йомгакларын карадылар.
«КАМАЗ» ГАҖның еллык хисабы һәм еллык бухгалтер хисаплылыгы, җәмгыятьнең эчке документларының яңа редакциясе раслауга тәкъдим ителде.