Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә Париж Коммунасы, Мәскәү, Тихомирный, Һ.Такташ һәм башка урамнарда яңа объектлар төзү проектлары тәкъдир ителде. Татарстан Президенты шәһәр архитектурасын яңа биналар бозмасын өчен төзүчеләр эшен әйбәтләп күзәтергә һәм тикшереп торырга кушты.
Бүген Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Искәртеп үтик, Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының “Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” проектын чынга ашыру өчен сынау төбәге булды. Беренче ике технопарк ноябрь ахырында Ханты-Мансийскида һәм Нефтеюганскида ачылды.
Казан Кремлендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсе хезмәткәрләренә ТР дәүләт премияләре тапшырды. Быел танылган галимнәр, атказанган табиблар һәм танылган укытучылар, әйдәп баручы фәнни һәм җитештерү оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, югары квалификацияле белгечләре лауреатлар булды.
Бүген Казан Кремлендә 90 яше тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов олылады.
Татарстан Республикасында 2015 елның 15 декабреннән алып 2016 елның 10 гыйнварына кадәр чорда янгынга каршы махсус режим кертелгән.
Янгынга каршы режим Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы территориясендә яңа ел чаралары уздыру чорына кертелә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган. 2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов поблемалы торак объектларын төзеп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республиканың хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шулай ук «ФОН» ДК, «Фирма «Свей» ҖЧҖ һәм «Химстрой» ҖЧҖ һәм өлеш кертеп торак төзүчеләрнең инициатив төркеме әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Генераллары советы утырышында катнашты. Чараның төп мәсьәләсе – «Татарстан генераллары» китабын тәкъдир итү.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Бу чара видеоконференцэлемтә режимында үтте, ул 2015 ел нәтиҗәләренә һәм 2016 ел планнарына багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать платасы әгъзалары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла. «Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул.