ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Казан Кремлендә "Иннополис" территориаль-аерымланган инновацион үзәкнең үсеше һәм төзелеш мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты. 

Шулай ук киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбенең «Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» укыту программасы йомгаклары буенча дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең, мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларының төркем проектларын яклау узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты.

Татарстанга вакыт таләпләренә туры килә торган белемле җитәкчеләр кирәк. Бүген бу хакта, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы кысаларында дәүләт органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының төркем проектларын яклау башланыр алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре – 2015” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе программасы буенча белем алу нәтиҗәләре буенча дәүләт органнары җитәкчеләре һәм муниципаль районнар башлыкларының төркем проектларын яклау чарасы кысаларында үткәрелде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов һ.б. рәсми затлар катнашты.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Гадәттәгечә чара Кремльнең Георгий залында узды, анда меңнән артык чакырылган кеше катнашты. Алар арасында Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, субъектларның закон чыгару җыелышлары рәисләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән регионнарның иҗтимагый палаталары башлыклары, иң эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Бүген Россия Транспорт министры оештырган эшлекле иртәнге аш барышында «Свияжск регионара мультимодаль үзәк булдыру» проектының беренче этабы тәмамлану турында хәбәр ителде. 

Эшлекле иртәнге аш Транспорт атналыгы кысаларында Мәскәүдә уздырылды, чарада Россия Федерациясе субъектлары, инвестицион фондлар, кредит учреждениеләре, рейтинг агентлыклары, транспорт проектлары һәм төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Эшлекле иртәнге ашның модераторы Россия Транспорт министры Максим Соколов булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР территориясендә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан җитәкчелеге, РФ Хөкүмәте ярдәме белән, машина төзелеше тармагы үсеше өчен шартлар булдыру, илдә алдынгы стандартларга җавап бирә ала торган металл эшкәртү техникасын җитештерү юнәлешендә калыплашкан эш алып бара. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмәләр үзәгендә ТР машина төзелеше предприятиеләре координацион советының өченче утырышында шулай дип белдерде.

Бүген Казанда “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 15 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе һәм “TechnoСварка” 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында ТР машина төзү предприятиеләре координацион советының өченче утырышы узды.

Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, республиканың алдынгы машина төзү предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген ТКХ предприятиеләрен һәм электр энергетикасы субъектларын 2015-2016 елгы көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә уздырды.

Киңәшмә федерациянең барлык субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бу киңәшмәдә Татарстан Республикасыннан Премьер-министр Илдар Халиков катнашты. Видеоконференциянең трансляциясе Казан Кремленең Губернатор сараенда (Казан)  оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International