ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков салым хезмәте хезмәткәрләрен Россия Федерациясе салым органнары оешуга 25 ел тулу белән котлады.

“Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе салым органнары оешуга 25 ел тулу белән котлыйм, -диелә котлау текстында. - Сезне бу матур дата белән котлавыма шатмын. 25 ел - кеше тормышындагы кебек көчле, белем тупланган һәм дөньяны яхшыга үзгәртергә әзер булган бик матур вакыт”.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында (2015 елның 19-20 ноябре) «Мангров кэпитал» (Mangrove Capital) венчур фонды идарәче партнерлары белән очрашты. Очрашу Люксембургның Сәүдә палатасында узды.
«Мангров кэпитал» фондына нигез салучы һәм генераль директоры Марк Тлуц, хәбәр иткәнчә, ул Казанда берничә мәртәбә булган. Мин Люксембург белән Татарстан арасында бик күп уртак нәрсәләр күрәм, диде ул.

Без Люксембург бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат булачакбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Сәүдә палатасында булганда хәбәр итте.

Искәртәбез Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөек Люксембург Герцоглыгына эш сәфәре (2015 елның 19-20 ноябре) кыла.

Бүген Казан федераль университетының Актлар залында Казан университетының нигезләнү көненә багышланган КФУ гыйльми советының тантаналы киңәйтелгән утырышы узды.

Ул символик вакыйга белән аталды – ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә “Казан (Идел буе) федераль университетының шәрәфле докторы” исеменә истәлек билгесен тапшыру.  

Бүген Люксембургка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Люксембург Бөек Герцогы Анри кабул итте. 

Очрашу Люксембургның Бөек Герцог сараенда узды. 

Рәсми фотога төшүдән соң Рөстәм Миңнехановның Бөек Герцог Анри белән кара-каршы очрашуы узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацияләр районында булды. Искәртик, Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Бөек Люксембург Герцоглыгына ике көнлек эш визиты белән килде. 

Кунакларга "Технопорт" бизнес-инкубаторы һәм «Люксинновэйшн» инновацияләр буенча агентлык турында сөйләделәр. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында Nekton инвестицион компания рәисе һәм генераль директоры Жерар Лопез белән очрашты. Royal Hotel конференц-залында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агетлыгы Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты –КАИ (КНИТУ-КАИ) Попечительлек советы утырышы узды. Шулай ук утырышта А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы Ренат Заманов, республиканың зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Казан "Баскет-холл"ында Юл хәрәкәте иминлеге көненә багышланган чара узды. Аңа студентлар һәм ТР урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучылар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары чакырылган иде. Шулай ук чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Әйтергә кирәк, Юл хәрәкәте иминлеге көне, БМО карары белән ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдынан, уздырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Россиянең танылган язучысы, драматург, тарихчы Эдвард Радзинский белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International