ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда төзекләндерелгән Боратынскийлар утарын ачуда һәм утарның төп йортында "Боратынскийлар йортының кичләре һәм иртәләре" дигән яңа экспозицияне тәкъдим итүдә катнашты. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының (РКОД) яңа корпусын карады. Объект Казан шәһәренең Себер тракты урамындагы 31 нче йортта урнашкан. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә капиталь ремонттан соң «Кояш нуры» яшүсмерләр клубын ачты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
«Кояш нуры» яшүсмерләр клубы 1999 елда эшли башлаган һәм өстәмә белем үзәге булып тора.
Татарстан Республикасында 2015 елның 28 августына 1 млн. 495,2 мең кв. м. торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 62,3 проценты. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 102 мең кв. м. тәшкил иткән 87 йорт тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.