ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2015 ел
сишәмбе
Казандагы XI Халыкара мөселман кинофестивале бюджеты 14 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде.

Кинофестиваль быел 5сеннән 11 сентябрьгә кадәр узачак. Ачылыш һәм ябылу тантанасы Г.Камал исемендәге театрда булачак.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында "Сабантуй" стендлы ату һәм спортинг комплексында булды. Искәртик, "Сабантуй" ату аренасы былтыр ачылды. Комплекста ату өчен ике мәйданчык һәм спортинг өчен 8 мәйданчык бар. Комплекс заманча җиһазландырылган, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән - бу биредә республика һәм региональ дәрәҗәдә ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә. 
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында ремонттан соң ачылган балалар тудыру бүлеген, фельдшер-акушерлык пунктын һәм һәм Табиблар йортын карады. Искәртеп үтик, республика лидеры бүген Татарстанның Кукмара районына эш сәфәре кылды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТР Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында эш визиты белән булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде. Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 260 урынга исәпләнгән яңа "Йолдызлык" балалар бакчасы ачылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты – урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Г.М Садыкованың гаилә фермасына барды. Фермер хуҗалыгы 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Объектны 2014 елда төзи башлаганнар. Эшчәнлеген башлаучы фермерларга ярдәмнең республика программасы буенча 1,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Шулай ук КФХ җитәкчесе Гөлшат Садыйкова 20 бозауга грант алган.

Ышанам ки, эшкуарлар белән, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектындагы кебек,  әңгәмә режимында аралашу форматы уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларындагы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында белдерде. Эшкуарлар белән очрашу “Корстон” кунакханә комплексында узды. 


22
август, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстанның Чүпрәле районындагы эшлекле очрашу барышында “Талантлар планетасы” балалар иҗаты йортын ачуда катнашты.

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка районда социаль әһәмиятле объектлар ачкан өчен рәхмәт белдерде.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Урюм авылында "Родничок" балалар бакчасын ачуда катнашты. Аны район башлыгы Рәмис Сафиулов озатып йөрде.

Авыл кешеләре өчен заманча балалар бакчасы ачылу чын мәгънәсендә бәйрәм булды, чөнки ул РФ Дәүләт флагы көнендә, Татарстан Республикасы суверенитетының 25 еллыгы алдыннан һәм Тәтеш районы оешуга 85 ел тулган елда булды.
«Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе "Татнефть" компаниясенең әйдәп баручы бүлекчәсе булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәренең 60 еллыгына һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсенең 70 еллыгына багыншланган тантаналы чарада белдерде. Тантана яңартылган "Юность" спорт комплексы стадионы территориясендә узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вактылыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәрендә яңа мәктәпне ачу тантанасында катнашты. Мәгариф учреждениесе 1955 елда төзелгән элеккеге бина урынында сафка баскан. 50 ел дәвамында эксплуатацияләнгәннән соң, бина авария хәлендә булган. 2013 елда уздырылган экспертизадан соң объектны сүтү һәм аның урынына 500 урынлык яңа мәктәп төзү, ә янкорманы (Б корпусы) капиталь ремонтлау турында карар кабул ителгән. Учреждениедә 30 сыйныф бар. 46 укыту кабинеты, психологик киеренкелекне бетерү бүлмәсе, хореография кабинеты, 320 урынга исәпләнгән актлар залы, ашханә, заманча медицина комплексы, спорт һәм уен мәйданчыклары, хоккей тартмасы бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International