ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль районнар җитәкчеләренә 30 яңа автобустан ачкычлар тапшырды. Чара Бөгелмәдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе алдыннан узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Бөгелмә шәһәрендәге берничә мәгариф учреждениесендә булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм башкалар озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты – бүген Бөгелмә шәһәрендә узачак «Хәзерге заман мәгарифе: яңа стратегик ориентирлар – яңа хәл ителешләр» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсендә катнашу.

Сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөри.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Дәүләт чик хезмәте башлыгы генерал-полковник Эльчин Исаага оглы Гулиев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Moody's халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Россиядә мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру программасы проекты әзерләнгән, аны гамәлгә керткәндә, 2025 елга гомуми белем бирү учреждениеләрендә 6,5 млн. урын булырга тиеш. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе

Ышанам ки, көчләрне берләштереп, без социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эш итүе өчен кирәкле шарталар булдыра алабыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов III Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (КБО) форумының пленар утырышында белдерде Чара “Корстон” кунакханә комплексында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җтиәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында катнашкан Татарстан спортчылары белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында бүген узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм спортчыларның тренерлары катнашты.

18
август, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында социаль ярдәм таләп ителүче халык төркемнәрен, бюджетчыларны һәм башка социаль төркемнәрне торак белән тәэмин итүче фонд (Дәүләт торак фонды – ДТФ) эшли, һәм без Татарстан тәҗрибәсен ничек ил масштабларында тарату мәсьәләсен карадык. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш сәфәре барышында хәбәр итте. Искәртәбез, Россиянең беренче вице-премьеры Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, соңыннан ул ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


Россиядә өлешләп җыелган акчага торак төзүдән тулысынча баш тарту планлаштырылмый. Бу хакта бүген Казанда торак төзелешен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов журналистларның сорауларына җавап биргәндә белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International