ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе конференцияләр залында II Халыкара кыр археология мәктәбе ачылды.

Мәктәпне уздыруның максаты – Евразиянең археологик мирасын өйрәнү практикасына яңа алымнар кертү нигезендә фәнни эшләрне берләштерү.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов бүген Казанда “Соловьиная роща” торак комплексы төзелеше барышын бәяләделәр. Искәртик, бүген РФ Беренче вице-премьеры Татарстан башкаласына эш визиты белән килде. Торак комплексы Казанның Идел буе районында урнашкан. Аның янында спорт объектлары (Волейбол үзәге, "Тулпар" спорт комплексы), шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре (РКХ һәм БРКХ) бар.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракциясе заводын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.

Яңа завод — «Нәфис - Биопродукт» май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзүнең йомгаклау этабы, аңа шулай ук эксплуатациягә тапшырылган майларны рафинатлату заводы һәм шешәләрдә май, майонез һәм соуслар чыгару заводы да керә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә «Нәфис» компанияләр төркеме елына 1 млн. тонна май орлыгы эшкәртәчәк.

2019 елда уздырылачак “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалына Татарстанның Лаеш районында мәйданы 100 мең кв.м. дан ким булмаган “Kazan Expo WorldSkills Arena” күргәзмәләр комплексы төзеләчәк. Ул халыкара таләпләргә җавап бирә торган заманча үзәк һәм ярышларны үткәрү өчен төп мәйданчык булыр дип планлаштырыла. Комплекс төзелеше өчен кирәкле акчаның күләме әлегә билгеләнмәгән, әмма ул 1 млрд. сумнан артачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.

Бүген Татарстан Лаеш муниципаль районында берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Сокуры авылында балалар бакчасын ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.

«Ромашка» балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Учреждениедә 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнәчәк.

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Сәфәренең максаты –торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылачак киңәшмәдә катнашу.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» (Төркия) Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


17
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу.  Искәртик, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны үстерүгә багышланган Дәүләт советы президиумы утырышын уздырды. Шуннан Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Чара Ялта районының Симеиз поселогында узды.  

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясенең АКШтагы сәүдә вәкиле Александр Стадник белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру вакытында тәртип саклаган Россия Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты эшче төркеме вәкилләренә, ТР һәм РФ субъектлары эчке эшләр органнары отрядлары командирларына Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International