ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына барды, анда басуларда урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде. Аны ТР Премьер-министры- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озата йөрде. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Красный Восток Агро» ҖЧҖ - «Үзәк Әлки» ҖЧҖ филиалы (Хлебодаровка, Каргалы авыллары), «Красный Восток Агро» ААҖ - «Көнчыгыш Әлки» ҖЧҖ филиалы (Яңа Ургагар авылы), «Красный Восток Агро» ААҖ - «Үзәк Әлки» ҖЧҖ филиалы (Ташбилге), «Хузангай» ҖЧҖ (Иске Хурада, Татар Борнае, Югары Колчура, Түбән Колчура авыллары) басулары өстеннән очып узды.


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады. Анда теркәлү һәм портал хезмәтләреннән файдалану — бушлай.

Яңа электрон ресурс бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга презентацияләнде. Анда ТР икътисад министры Артем Здунов, “ТРның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе директоры Яков Геллер катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасының элеккеге уенчылары Илья Никулин һәм Евгений Медведевка ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм "Ак Барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәһаветдинов катнаштылар. 

3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәренең максаты – басуларда урып-җыю барышы белән танышу, шулай ук президент программаларын гамәлгә ашыруны тикшерү.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре барышында ике социаль объектта булды.


2
август, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан төзелеш объектларында 31 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән, 21 - авыр җәрәхәтләнүгә, ә 10сы үлемгә китергән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 702 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14,2 млн. сумлык 430 карар чыгарылган. 7,2 млн. сумлык штраф алынган.Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

1
август, 2015 ел
шимбә

Бүген "Казан" халыкара ат-спорт комплексында Сабантуй-2015 һәм Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатына уңаеннан ат чабышлары булды. Гадәттәгечә, ат ярышларын карарга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Миңнеханов барды. 

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында ачык суда 25 км дистанциядә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Ир-атлар арасында италияле Симонне Руффини иң яхшысы булды, ул дистанцияне 5 сәгатьтән кимрәк вакытта узды. Бу бик яхшы күрсәткеч.

Хатын-кызлар арасында финишка бразилияле Ана Марсела Кунья беренче булып килде.

Бүген Казанның Каенлыгында татар милли бәйрәме Сабантуй тантаналы төстә узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ФИНА башкарма директоры Корнел Маркулеску, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре.


31
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия синхрончыларының Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатындагы бүгенге чыгышын искиткеч дип атады.
Искәртәбез, Российские синхрончылары бүген ирекле программада алтын медальләр яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International