ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ҖАҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышта 2015 елның беренче ярты еллыгында компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар!
28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә.
988 елда Киевта булган әлеге олуг вакыйга көнчыгыш славян кабиләләрен православиенең рухи көче белән берләштереп, дәүләтебезнең киләчәк язмышын билгеләде.

25
июль, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 42 муниципаль районның барлык 999 объектында да башланган. Эшләр 339 күп фатирлы йортта тәмамланган, 43 объектны дәүләт торак инспекциясе кабул иткән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минситры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


24
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Алар янында FINA президенты Хулио Маглионе, РФ Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Анастасия Давыдова һәм спорт федерацияләре башлыклары бар иде. 

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш визиты кысаларында «Казан Арена» стадионында булды, анда ул Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы спортчыларга уңышлар теләде һәм спорт корылмасы дәрәҗәсен югары бәяләде. «Татарстан Президенты белән күптән түгел генә әлеге стадион төзелешенә беренче ташны салган гына идек кебек. Ә ул инде Универсиада объекты һәм футбол стадионы буларак кулланылды. Хәзер инде аны чемпионатка әзерләделәр. Бик шәп», - дип ассызыклады Владимир Путин.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кылачак, монда ул Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.

Су спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге Россиядә беренче мәртәбә уза. Анда 190 илдән 2400 спортчы катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара аэропортының сөйләшүләр алып бару залында үтте.

Бүген, 24 июльдә сәгать көндезге 12дә, “Казан-Арена” стадионы белән спортның су төрләре сарае арасында FINA паркы ачыла, һәм ул 16 августка кадәр эшләячәк. Паркны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һ.б. җитәкчеләр катнашуы көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк (ВЭБ) рәисе Владимир Дмитриев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар. "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кунакларга икътисадый зона мөмкинлекләрен тәкъдир итте. 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йорты каршында Lada Vesta и Lada XRay яңа автомобильләрен тәкъдир иттеләр, алары серияле җитештерүне быел башлап җибәрү планлаштырыла. Илебез автопромы яңалыклары белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та танышты. «АвтоВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән бергә Рөстәм Миңнеханов яңа  автомобильләрне сынап карады, Казан  Кремлен әйләнеп кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International