ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясен тәкъдир иттеләр
Тәкъдир итү Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте  академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау катнашты

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан белән Абхазия хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уртак нәрсәләр таба алыр дип ышанам. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаджимба белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Бердәм энергетик системаның федераль челтәр компаниясе” (“ФСК ЕЭС”) гаммәви акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Имзалау тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.

Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “ФСК ЕЭС” гаммәви АҖ идарәсе рәисе Андрей Муров имзаларын куйды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Абхазия Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты.
Кадерле татарстанлылар!
2015 елның 24 июлендә Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачыла. Анда 190 илдән 5400дән артык спортчы, шул исәптән 1161 Россия Федерациясе спортчысы көч сынашачак. Төп чемпионатта су спортының – алты, ә «Мастерс» турнирында – биш төрендә ярышлар булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов 1972 елгы хоккей буенча «СССР - Канада» суперсериясендә катнашучы, атаклы хоккейчы Филип Эспозито белән очрашты. Искәртәбез, Филип Эспозито Казанга Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде. 


Татарстан халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын уздыру буенча зур тәҗрибә туплаган, диде РФ Спорт министры Виталий Мутко. Бүген бу хакта ул Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына багышланган FINA Генераль Конгрессының чираттан тыш утырышы тәмамлангач, Казанда («Корстон» КСКК) матбугат конференциясендә хәбәр итте. Матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты

Бүген Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына багышланган FINA Генераль Конгрессының чираттан тыш утырышы узды. Чара “Корстон” кунакханә комлпексында үткәрелде. Анда FINA президенты Хулио Маглионе, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников һәм башкалар катнашты.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов имзаларын куйды.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министры Виталий Мутко спорт объектларының Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерделәр. Бу гамәлдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International