ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Югары Үрәтмә авылы янындагы "Нефтехимагропром" ҖЧҖ басуларының берсендә Татарстан лидеры район хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән бергә урып-җыю эшләре барган басуларны вертолетта карап әйләнде.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Яңа Чишмә районында булды. Анда урак өсте барышы белән танышты, Черемуха бистәсендә төзелүче 100 балага исәпләнгән мәктәптә булды.


Аның белән бергә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов та йөрде.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Нурлат муниципаль районына эш сәфәре кысаларында яңа мәдәният йортын ачты. Аны ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре озата йөрде. Караульная Гора авылында 100 урынлык яңа клуб ачылды. Бүгенге көндә биредә 584 кеше яши, аларның 92 % - чувашлар. Объект - күп функцияле һәм бер бинада мәдәният йортын һәм китапханәне берләштерә. Клубта вокал, декоратив-кулланма сәнгать, өстәл теннисы һәм бильярд буенча һәвәскәр берләшмәләр эшлиячәк. 

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Нурлат муниципаль районына килде, максаты урып-җыю барышы белән танышу иде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин һәм башкалар озата йөрде.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарына эш визиты белән бара.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Мария Киселева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 


28
июль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзелүче Мәскәү җәмигъ мәчетендә булды.

Ул бу дини объектны (Мәскәү, Выползов тыкрыгы,7) төзү барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә мәчетне карауда Россия Мөфтиләре шурасы рәисе Равиль Гайнетдин дә катнашты.

Татарстанга корылык китергән зыянның күләме − 20 миллиард сум чамасы.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Югалтылган бөртекле культураларның бәясе генә дә 10 миллиард сум чамасы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International