Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай халык Республикасының Үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ху Цзуцай белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин, Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Алексей Цыденков, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.
Утырыш И.М.Губкин ис. нефть һәм газ РДУда (Мәсәкәү) узды, утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Төп тема – илдә геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә инновацион технологияләр.
Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чичәк белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
V нче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 7 нче утырышында Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе вәкилләре һәм аның рәисе Җәмил Чичек катнашты. “Татарстанга Җәмил Чичек әфәнденең килүе Төркия-Татарстан парламентара хезмәттәшлегенең яңа этабы башлануны күрсәтә”, - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Утырыш барышында Татарстан парламенты (Россия Федерациясе) һәм Төркиянең Бөек Млли Мәҗлесе арасында меморандум имзаланды. Документка үз имзаларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Садыйк Якуп куйды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Элла Памфилова белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вероника Бард Брингеус белән очрашу нәтиҗәләре буенча шактый гына йөкләмәләр бирде.
Илче ханым Казанга килгән Швеция компанияләренең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән багланышлар урнаштырырга теләгән вәкилләре турында сөйләде.
Швеция компанияләре вәкилләре үз эшчәнлекләрен тәкъдир иттеләр һәм Татарстан коллегалары белән хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында сөйләделәр. Бу – экология, транспорт, сәламәтлек саклау, фармацевтика, машина төзелеше тармаклары.