ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Лениногорск районында Татарстанның нефть тармагының киләчәк үсеше өчен ышанычлы база булдырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулуга әзерлек һәм аларны уздыру чараларына багышланган утырышта хәбәр итте. Искәртәбез, Татарстан Президенты бүген Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медален Лениногорск ветераны Габделхак Латыйповка тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Лениногорскта ветеранның фатирында булды.

Габделхак Латыйповны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, Рөстәм Миңнеханов аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Татарстанда территорияләрне яхшырту һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча 30 социаль республика программасын финанслау сакланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш визиты кысаларында белдерде, ул районда кайбер социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром” ААҖ нең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре һәм 2015-2016 елларга Директорлар советының эш планын раслау.
Бу елның ахырына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында булдырылган барлык шәхси кабинетлар бердәм федераль идентификация һәм аутентификация системасына күчерелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Иртәгәдән Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион” III республика конкурсы старт ала. Соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, “Иң актив мәктәп” номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов китерде. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты.

Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максат – Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм «Татнефть» ААҖнең «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 70 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә үткәрү. Киңәшмә район администрациясе бинасында уздырылачак.


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, 1988-2010 елларда РФ Саклык банкының “Татарстан банкы” идарәсе рәисе булып эшләгән Геннадий Захаровны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Хәзерге вакытта ул Татарстан Республикасының Шахмат федерациясе президенты. Котлау тантанасы Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” төп бинасының актлар залында узды.
2015 елның 14 мартынад шимбә көн Иннополис инновацион шәһәре территориясендә «Иннополис» университеты абитуриентлары өчен беренче сайлап алу сынаулары башланып китте.15 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шул чарада булдылар.

14
март, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә крестьян-фермер хуҗалыкларга җирне теркәү мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференц элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International