ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Татарстан җитәкчелеге җирле азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау өчен базар кагыйдәләрен чикләрлек чаралар күрергә җыенмый, әмма ул азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр тәэмин итүгә омтылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару турында» Татарстанның икътисадый советы утырышында хәбәр итте.

Бүгенге очрашуда Бөекбританиянең һәм Төньяк Ирландиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең икътисад, сәүдә һәм инвестицияләр мәсьәләләре буенча киңәшче-илчесе Барбара Хабберджэм һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт, халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын әзерләү һәм уздыру өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесеТалия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

Куба һәм Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендәге ныклы хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрәчәкләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Куба вузлары ректорлары белән очрашуында бу хакта сүз барды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсиа катнашты.


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасын уку тантанасында катнашты.

Бүген Мәскәүгә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Транспорт атналыгы” халыкара күргәзмә-форумында катнашты. Татарстан Президентын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин озата йөрде. Әлеге күргәзмә-форум Мәскәүдә Гостиный дворда 1-6 декабрь көннәрендә үткәрелә. “Транспорт атналыгында” РФ Хөкүмәте, РФ Транспорт министрлыгы, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары, ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешмалары җитәкчеләре катнаша.

Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербургны күптәнге һәм тыгыз мөнәсәбәтләр берләштерә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Санкт-Петербург вице-губернаторы Михаил Мокрецов белән очрашуда белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фаттахов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстанда «2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы кабул ителде һәм гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган “Талантлар ачу” халыкара форумының пленар утырышында хәбәр итте.

Татарстан вузларын тәмамлаучылар, республикада туып, читтә уңышка ирешкән ватандашларыбыз – Татарстан Республикасының конкуренциягә сәләтенең өмете. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Талантлар ачу” форумында яшь белгечләр белән очрашуында хәбәр итте. Очрашуда Казанда туган һәм Татарстан вузларын тәмамлаган Россиянең башка төбәкләре һәм шәһәрләреннән, чит илләрдән килгән 50 яшь белгеч катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны сәламләү сүзендә мондый очрашуларның никадәр әһәмиятле булуын ассызыклады. «Без сезнең өчен шатланабыз, сез – безнең республиканың конкурентциягә сәләтебезнең өмете», - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга ТР Президенты.

Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәтен күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның күп санлы мөрәҗәгать итүләре сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер төркем гаризачылар белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-комуналь хуҗалык һәм юл төзелеше хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 14 нче күргәзмәсе кысаларында уздырылган Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең координацион советының икенче утырышында катнашучылар Татарстанның машина төзелеше комплексын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, тармак предприятиеләре җитәкчеләре, Россиянең әйдәүче оешмалары, чит илләрнең эре компанияләре вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International