ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү вариантын күрсәттеләр. Проектны Rixos (Төркия) кунакханәләр челтәре идарәсе советы рәисе Фәттах Таминҗе тәкъдим итте.

Компания-инвестор бинаны кунакханә итеп үзгәртергә җыеналар, анда шулай ук конференц-зал, спа-комплекс, рестораннар һәм кибетләр урнашачак. Шамов сырхауханәсенең тышкы кыяфәте сакланып калачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зорлу Холдинг» компаниясе идарәсе рәисе Әхмәт Зорлу белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «КЭР-Холдинг» компаниясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Яклар үзара кызыклы булган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, FIDE президентының Өлкән киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжановтан, 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда узган шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналын уңышлы уздырган өчен рәхмәт хаты килде.

Иртәгә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе бинасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның тәҗрибә һәм перспективалары” темасына коллегия үткәреләчәк. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.


6
декабрь, 2014 ел
шимбә

Бүген «Татнефть-арена»да Казан федераль университетының 210 еллык юбилеенә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, меңләгән студентлар һәм университет хезмәткәрләре катнашты.

Казанда бу көннәрдә “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла. Аның пленар утырышы бүген көндезге 11 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башланып китте. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар, дәүләт органнары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, шул исәптән Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты. Форумга Татарстаннан читтә яшәүче 600 ләп делегат чакырулы иде, шуларның 400 е - эре бизнес вәкилләре. Татарстан Президентын зал, олы хөрмәт күрсәтеп, аягүрә каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ А.М.Бутлеров ис. Химия институтының төзелеп килүче бинасында (Лобачевский ур., 1/29) һәм КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының яңа корпусында булды.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Иннополис» МИЗ» ААҖ һәм «Иннополис» ААҖ Директорлар советы, шулай ук «Алабуга» МИЗ күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин, «Махсус икътисадый зоналар» ААҖ генераль директоры Виталий Милявский, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «Иннополис» ААҖ генераль директоры Евгений Данилов, «Иннополис университеты» АКО директоры Дмитрий Кондратьев, «Иннополис Университеты» АКО ректоры Александр Тормасов, «Иннополис» СҖТ МИЗ » генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде. 


Бүген торак һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, сырхауханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе уздырылды.

Татарстан Республикасында 2014 елның 5 декабренә күрсәткечләр буенча 2 млн. 78,3 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән, ягъни еллык заданиенең 86,6%ы үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы делегатлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International