ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта 2014 елның 9 ае эчендә «Татнефть» ААҖ бюджеты йомгаклары һәм үтәлеше каралды.

Директорлар советы 2015 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразын һәм нефть чыгару планнарын, геологик-техник чараларны карады.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең туристлык брендларын эшләү буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Казан Кремлендә ачык һавада төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру проекты турында, шулай ук ЮНЕСКО таләпләрен исәпкә алып аны гамәлгә кертү хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте. Шуннан, компаниянең генераль директоры урынына Азат Бикмурзинны билгеләү сәбәпле, яңа составта Директорлар советы сайланды.

Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖнең этилен окисе заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко барында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең RIKEN Omics Science Center фәнни үзәге директоры Йошихиде Хаяшизаки белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кнорр-Бремзе АГ» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе Хайнц Герман Тиле белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Бүген Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари Казанда "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәгендә булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау структуралары җитәкчеләре белән атналык координацион киңәшмә уздырды, анда Татарстан Республикасында иминлекне һәм хокук тәртибен саклауга багышланган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International