Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать паркларын һәм сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый Совет утырышын уздыру. Чара районның Мәдәният йортында узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Mefro wheels GmbH Германия компаниясе президенты Альфред Фишбахер белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Toro Rosso «Формулы-1» командасы җитәкчесе Франц Тост һәм команданың Россия пилоты Даниил Квят белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Acronis компаниясенә нигез салучы Сергей Белоусов, ТР вице-премьеры – мәгъләматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Автомотоспорт федерацииясе президенты Иван Егоров катнаштылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ел саен уза торган “Ачык инновацияләр” форумында катнашты. Татарстан делегациясе составында тагын ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов та бар иде. Форумның Татарстан Президенты катнашкан пленар утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Ли Кэцян чыгыш ясадылар.
Казанда Копенгагенның шәһәрне төзекләндерү һәм шәһәр даирәсен трансформацияләү тәҗрибәсен куллану зарур. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан делегациясенең Даниягә сәфәренә багышланган брифингта катнашучылар шундый фикер белдерде. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдергәнчә, татарстанлылар, аерым алганда, шәһәрдә җәяүлеләр, велосипед һәм автомобиль хәрәкәтен җайга салу мөмкинлеге белән таныштылар. Сүз уңаеннан, Даниядә бу агым бергә кушылмый. Копенгагенда бу юнәлештә 1960 елларда эш башланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия башкаласында Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты. Төзелеш этаплары турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Мәскәү Хөкүмәтендә Об этапах строительства Президенту Татарстана Рустаму Минниханову, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеше мәсьәләләре буенча Мәскәү Мэры урынбасары Марат Хөснуллинга, шулай ук Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенең төп хәйриячесе Сөләйман Керимовка Россия Мөфтиләре шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 154 млрд. сум керде, шул исәптән: салым һәм самлым булмаган керем - 133,7, түләүсез керемнәр - 20,3. Татарстан Республикасы бюджетына салым һәм салым булмаган табыш 109 млрд. сум күләмендә керде. Планлаштырылган билгеләмәләр 79,3 %ка башкарылган. Мондый мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.