ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"2014-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы проекты турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, алдан төрле утырышларда программа проекты буенча фикер алышканнар, шул исәптән Леонтьев үзәге белгечләре - “ТР үсеше стратегиясе - 2030” программасын эшләүчеләргә, “ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләр төбәк берләшмәсендә дә тәкъдим ителде.

Наил Мәһдиев бүген Чаллы шәһәре советы тарафыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында расланды. Шәһәр советы сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул шәһәр башлыгына Чаллы потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыруын теләде.

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ-парк белгечләре өчен арендалы йортта, Җиңү паркында һәм Sunrise City торак комплексында булды. Аны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Наил Мәһдиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Бүген Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖнең фәнни-техник үзәгендә булды. Завод гендиректры Сергей Когогин белән Татарстан Республикасы Президенты предприятиенең яңа эшләнмәләрен карады – гибрид көч җайланмалы йөк машинасы, махсус техника өчен шасси һәм яңа двигатель.

2015 елга ТР бюджеты проектын бүгенге көндә нинди рәвештә булса, шул килеш кабул итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Республика Хөкүмәте башлыгы киләсе елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстанның төп финанс законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советында узды.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Грециянең Кикланд утраулары регионында эш визиты белән булды. Республика делегациясе составында Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та бар иде.

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Теләче районында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Искәртеп узабыз, моңа кадәр ул “Теләче” сәнәгать паркында 4 яңа производство ачылышында катнашты. Икътисади совет утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне, көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе Наталья Ларионова, башка федераль структуралар, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, республика муниципаль районнары, сәнәгать парклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләче» сәнәгать паркында булды. «Теләче» сәнәгать паркы полимер материаллар кулланып эш итә. Шул ук вакытта башка материалларны куллану, полимерларны башка материаллар (агач, ком, балчык һәм башкалар) белән кушу да чикләнми.

Бүген Казанда ИТ-паркта интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча халыкара семинар ачылды. Семинар ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать паркларын һәм сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый Совет утырышын уздыру. Чара районның Мәдәният йортында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International