ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. Шундый бурыч турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында барган атналык киңәшмәдә белдерде.

"Данфосс" компаниясе һәм Татарстан Республикасы үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм ныгытырга ниятлиләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Данфосс" (Дания) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре кысаларында уздырылды.

Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе бүген Казанда узды. Агросәнәгать паркында урнаштырылган сәүдә рәтләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков булды. Аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озата йөрде.

10
октябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Gehl Architects компаниясе җитәкчелеге вәкилләре шәһәр тирәлеген оештыру һәм “Зур Казан” проекты концепциясен формалаштыру өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу Копенгагенда компания офисында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш визиты кысаларында Дания Чит эшләр министрлыгы бинасында узды.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгегенга эш сәфәре кысаларында "Хальдор Топсе" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Яклар нефть химиясе тармагында киләчәк хезмәттәшлек, нефть эшкәртү предприятиеләрендә яңа технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга (Дания Корольлеге) ике көнлек эш визиты белән килде. Дания башкаласына сәфәре кысаларында (9-10 октябрь 2014 ел) Рөстәм Миңнеханов сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән берничә эшлекле сөйләшүләр үткәрәчәк. Аерым алганда, "Данфосс", "Хальдор Топсе" һәм башка компанияләр җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.

Бүген Чабаксарда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спорт буенча совет утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасының тулы тексты (9 октябрь 2014 ел) 

Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хакимияте органнары, бизнес һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International